Спас муниципаль районында 2020 елның 21 сентябреннән Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы башланды. Олимпиадалар 30 фән буенча шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә үткәрелә, аларда теләге булган һәркем катнаша ала. Рус теле, математика, инглиз теле, татар теле буенча олимпиадалар 4 нче сыйныфтан, ОБЖ буенча 3 нче сыйныфтан уздырыла.
Олимпиада үткәрү графигы белән мәгариф бүлегенең түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://edu.tatar.ru/spassk/roo/page4299546.htm (Эш юнәлешләре - Олимпиада - 2020-2021 Олимпиадасы), шулай ук мәктәпләрдә.