2020 елның 11-13 сентябрендә Спас муниципаль районында мини-лапта буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 8 авыл командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Спас районы командасы, 2 урынны Арча районы, 3 урынны Буа районы командасы алды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде.