Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов белән бергә алар “Олимп” спорт мәктәбе” МБУ базасында районның физик культура һәм спорт тармагы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында Спас муниципаль районының физик культура һәм спорт учреждениеләренең 2019-2020 елларда башкарган эшләренә йомгак ясалды.
Аннан соң Фәнил Әнвәр улы һәм Фәргать Вәгыйзь улы капиталь ремонттан соң Ким бистәсендәге балалар бакчасында булдылар. Бистә халкы белән очраштык, ТР һәм Спас муниципаль районын төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырдык, сорауларга җавап бирдек.