2020 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 мартында башкарма комитетының архив бүлегендә 2020 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының муниципаль этап жюри утырышы булды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырган конкурсның максаты-гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау.
Конкурс читтән торып үткәрелде. Жюри составына Бедова М.И.(“Авылара үзәк китапханә” директоры), Корнилов В.А. (“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе “Яңа тормыш” газетасы редакциясе). Солодянкина Е.В. (ТР Спас МР ИК ның мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары), Тихонова З.К. (җитәкчесе «Балалар иҗат йорты» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җитәкчесе) Сафина И.И. ("Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы" Татарстан Республикасы фондларын саклаучы). Жюри рәисе - Савинов Е.В. (ТР Спас МР ИК җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары).

Конкурс биремнәре ун баллы система буенча бәяләнде.

1-4 сыйныф укучылары арасында (I төркем) җиңүче дип Купоросова Анна (2 нче Болгар урта мәктәбе) танылды, 2 нче урын Макарова Виталина (Аграмак урта мәктәбе филиалы), 3 нче урын Гусева Полина (2 нче Болгар урта мәктәбе), 4 нче урын Лежанкина Кристина (ТР Спас районы Өчкүл урта мәктәбе) танылды.

5-8 сыйныф укучылары арасында (II төркем) җиңү яулады: 2 нче урын-Шәмаева Арина (Ким урта мәктәбе), 2 нче урын-Галәветдинов Азат (Ямбакты урта мәктәбе филиалы), 3 нче урын-Сафина Данис (Ямбакты урта мәктәбе филиалы).

Беренче урынны алган катнашучыларның конкурс эшләре конкурсның 2 нче республика этабына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International