Турнирга Казаннан ("Динамо", "Ника"), Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Можга (Удмурт Республикасы), Болгардан, турнир хуҗалары - Алабуга гимнасткалары килде.
Безнең гимнасткалар әлеге турнирда шактый уңышлы чыгыш ясадылар, моңа алар биләгән призлы урыннар дәлил булып тора:
1 урынны Козина Галина (2014 елгы, С категориясе), Гомәрова Эмилия (2013 елгы, С категориясе), Мокроусова Ясминә (2013 елгы, С категориясе), Гафарова Алисә (2011 елгы, В категориясе) һәм Бердникова Александра (2003 елгы, А категориясе) яуладылар.
2 урын (С категориясендә) Әхмәтсафина Диана (2013 елгы), Ковальчук Дарья (2013 елгы) һәм Чуксина Валерия (2011 елгы) алдылар.)
3 урын-Пашаева Ясмин (2013 елгы, С категориясе).
Шәхси программада ярышлардан тыш, Болгарның яшь гимнасткалары төркемле категориядә катнаштылар.
Аларның чыгышы да уңышлы булды - "Непоседы" Төркеме 2013-2014 елларда туган яшь категориясендә 3 нче урынны алып призер булды.
Монда да өстәмә белем бирү педагогы Бердникова Наталья Геннадиевнаның өлеше зур.