2020 елның 12 мартыннан 14 мартына кадәр Буа шәһәрендә билбау көрәше буенча ярышлар узды.Ярышларда Татарстан Республикасының 17 районыннан 120 гә якын спортчы катнашты. “Олимп” спорт мәктәбе” МБУ спорт мәктәбеннән тренер Сәгыйров Ришат җитәкчелегендә 4 спортчы катнашты.
100 килограммнан артык авырлык категориясендә 1 урынны Сәгыйров Раил яулады, шуның белән бергә Россия беренчелегенә юллама яулады, ул апрель аенда Каспийск шәһәрендә Дагыстан Республикасы узачак.
Тренерны һәм спортчыны котлыйбыз, теләгән биеклеккә ирешергә телибез!!!