Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2020 ел Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы дип игълан ителде.ТАССРның йөз еллыгы - Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен мөһим чор.
Китапханәгә килүчеләр игътибарына Татарстан тарихында төп этапларны чагылдыра торган тарих, икътисад, мәдәният, мәгариф, фән турында басмалар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә узган еллардагы, хәзерге заман китаплары да, татар һәм рус телләрендә дә урын алган.
Шулай ук теләге булган һәркем язма тест узарга һәм Татарстан Республикасы тарихы буенча үз белемнәренең дәрәҗәсен белергә мөмкин.