Ким урта мәктәбе һәм Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, 2020 елның 13 мартында Казан шәһәренең «Россия – минем тарихым» тарихи паркында булдылар. Парк дәүләтебезнең борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге чорлары турында сөйли.
"Россия – минем тарихым" мультимедиа тарихи паркында берничә экспозиция тәкъдим ителгән. Әмма укучылар уртак фикергә килделәр һәм «Романовы» экспозициясен карадылар.
«Романовы» экспозициясе соңгы идарә итүче династия идарәсенең 300 еллыгында илебез кичергән гаять зур казанышлар һәм фаҗигале вакыйгалар турында сөйли. Нәсел династиясенә багышланган киң экранлы видеоинсталляция төп экспонат булып тора. Романовлар нәселе династиясенә багышланган киң экранлы видеоинсталляция күргәзмәнең төп экспонаты булып тора.
Тарихи паркта барлык мәгълүмати чыганакларның формалары тәкъдим ителгән: сенсор өстәлләре һәм экраннары, сыйдырышлы кинотеатрлар, лайтбокслар, коллажлар, проекторлар, сенсор киосклар, кинектлар. Экспозициядә видеоинфография, анимация, өчүлчәмле модельләштерү һәм санлы реконструкцияләр алымнары кулланылды.
Укучылар музей белән танышудан бик канәгать булуларын белдерделәр.