"Программалаштыру" номинациясендә Закиров Марат I урынны һәм Гыйматдинов Айрат II урынны алдылар. "Презентация" номинациясендә Хәмидуллин Артур II урын яулады. Марат Закировның эше балалар һәм яшьләрнең "Йолдызлык - 2020" уку һәм фәнни-тикшеренү проектларының 21 нче Бөтенроссия олимпиадасының Федераль (читтән торып) этабына җибәрелде. Алга таба нәтиҗәләрне көтәбез.