Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов гражданнарны кабул итте. Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләргә аргументлы җаваплар бирелде.
Аннан соң Фәргать Вәгыйзь улы ТР Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча координацион эш комиссиясе утырышын уздырды.
Комиссия утырышында Спас муниципаль районы прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары катнашты.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Коррупция куркынычларын бетерү максатларында Спас муниципаль районындагы төрле программалар буенча алынган торак төзелешенә республика субсидияләрен алучыларның йөкләмәләрен башкару турында;
2. Татарстан Республикасында коррупциягә каршы законнарны бозуның ачыклануы турында;
3. Спас муниципаль районының массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшне мәгълүмати яктырту.
Башкарма комитетның актлар залында Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Узган атнада район нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм якындагы чорга эш планын формалаштырдылар.