Республика баланс комиссиясе кысаларында эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры урынбасары Шулина Е.Ю., Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Розенталь А.Н., Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә кече һәм урта эшкуарлыкның стратегик үсеше бүлеге башлыгы И. Н.Шәрифуллин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе В.А. Осокин, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р.Р. Закирова һәм башка җаваплы затлар районның яңа ачылган һәм үсеш алучы кече һәм урта эшкуарлык объектларында, «Болгар» сәнәгать мәйданчыгында булдылар.
Беренче шәһәр урта мәктәбендә ачык дәрес үткәрелде. Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь өлкән сыйныф укучылары өчен аңлаешлы формада Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе эшчәнлеге, бу хезмәтнең төп юнәлешләре, функцияләре һәм бурычлары, кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән эшнең башка мөһим аспектлары турында мәгълүмат бирде.
Район мәдәният йорты бинасында Спас районы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрелде, анда кече һәм урта бизнесның торышы һәм үсеше, бу юнәлештә уңышлар һәм проблемалар каралды.