2 мартта Спас муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп «Бердәм Россия» партиясеннән алга таба тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның 13 сентябрьдә узачак сайлауларда гаризаларын кабул итү башланды.
Документлар кабул итү һәм катнашучыларны теркәү белән агымдагы елның 28 февралендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси советы утырышында оештырылган оештыру комитеты шөгыльләнә. Оештыру комитеты эш көннәрендә 8.00-12.00 сәгатьләрдә эшли, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 40А йорт. Документларны 5 майга кадәр бирергә мөмкин.
Алдан тавыш бирүдә партиянең әгъзасы яисә тарафдары булмаган, башка партия әгъзасы булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.
Кирәкле документлар исемлегенә: гариза, паспорт күчермәсе, мәгариф турында документ күчермәсе, эш урыныннан белешмә, хөкем ителмәү турында белешмә, фотолар керә.
Документларны тапшырганнан соң 5 көн эчендә оештыру комитеты кандидатны теркәү яки теркәлүдән баш тарту турында карар чыгарырга тиеш.
Оештыру комитетының контакт телефоны: 30-9-53