ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган этап 2020 елның 29 февралендә узды. Спас муниципаль районы 3 нче урынны алды. Фестивальдә җиңүчеләр һәм призёрлар кубок һәм диплом, ә катнашучылар дипломнар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр.