Армиягә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау телефоны «кайнар линия»эшли

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы гражданнарның хокукларын бозуның бер сәбәбе хәрби хезмәт узу мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында начар мәгълүмат алу.

2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда хокук ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны ачылачак.

Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International