25.02.20 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында ТАССР ның 100 еллыгына багышланган республика акциясе кысаларында мəдəният йорты директоры Лифантьева Елена житəкчелегендə Өчкүл авылы ижади коллективы чыгыш ясады, алар өлкəннəргə музыка, жыр һəм шигырьлəрен бүлəк иттелəр.
Өчкүл авылыннан килеп, интернат-йортта яшəүче өлкəннəр якташларын аеруча жылы каршы алдылар. Сəнгать дөньясы барлык катнашучыларда якты хислəр уятты. Музыкаль номерлар татар халык жыр һəм биюлəренең үзенчəлеген ачык күрсəтте, беркемне дə битараф калдырмады. Концерт бер сулышта узды. Талантлы башкаручыларның матур һəм моңлы музыкаль номерларын тамашачылар кайнар алкышларга күмделəр.
"Масленица"га багышланган "Ой, блины, блины, вы, блиночки, мои..." жыры концерт программасының якты һəм тəэсирле финалы булды. Əлеге гүзəл очрашуның азагында артистлар һəм тамашачылар бергəлəшеп фотога төштелəр.