Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм Болгарның мәдәният йортында узды.
Ул бер залда тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, район, мәктәп укучыларын һәм күп санлы шәһәрлеләрне җыйды. Бәйрәмне ачып, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кунакларны котлады. Аннары "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Алар белән 10 ветеран бүләкләнде: Антонина Акулина, Николай Карасев, Варвара Баринова, Екатерина Норова, Анна Калмыкова, Тамара Стрелова, Николай Ерёмин, Галия Низамеева, Гамир Кадыров, Иван Игнатьев. Ветераннар Наил Гыйльметдинов, Николай Гордеев, Николай Лукашин, Фирфкать Галимов, Михаил Тюленев һәм Виктор Владимиров "ТАССР" 100 еллык мәгариф" медале белән бүләкләнделәр.