2020 елның 21 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Пантелеева С.А. һəм социаль хезмəт буенча белгеч Савинова С.А. социаль хезмəт алучылар өчен "Музыкотерапия" һəм "Патриотик тəрбия" программалары кысаларында 23 февраль Ватанны саклаучылар көненə багышланган бəйрəм үткəрделəр.
Чараның бурыч һəм максатлары: интернат-йортта яшəүче ир-атларны котлау; бəйрəм атмосферасы һəм яхшы кəеф булдыру. Чара башында тəрбияче, залда катнашучыларны сəламлəп, шигъри формада барлык ир-атларны якынлашып килүче бəйрəм белəн котлады. Илне саклап көрəшкəн батырларны искə төшерделəр, бергəлəп "Безнең армия - иң көчле армия" жырын жырладылар.
Тəрбияче бөек полководец Александр Васильевич Суворов турында, солдатларның иң авыр минутларда да юмор хисен югалтмавы турында сөйлəде.
Русь дəүлəте иркен кырлары белəн генə түгел, батыр, акыллы, көчле рухлы кешелəре белəн дə данлыклы икəне турында күп əйтелде. Кулына мылтык тота алган һəркем туган жирен якларга алынды. Һəрбер ир-ат, диңгез офицерымы ул, бизнесменмы, сантехникмы - һəммəсе Ватан сакчысы. О.Газмановның "Господа офицеры" жыры тыңланды. Тəрбияче чараны презентация күрсəтү белəн алып барды.
Чара азагында барлык ир-атларга котлау открыткалары өлəшенде. Барлык социаль хезмəт алучылар бəйрəм һəм ял көннəренə житəрлек яхшы кəеф алдылар.