Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны берлектә кабул итү

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны  берлектә кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы С.П. Старостин тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.

Сәрия Сабурская һәм Сергей Старостинга мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 й.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International