Көн тәртибендә чәчү мәйданнарын арттыру һәм саклау, файдаланылмый торган җирләрне кертү, орлыклар, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.Шулай ук яңа культуралар, сыра кайнату арпасы, май орлыгы өчен көнбагыш, кукуруз һәм ашлык өчен соя үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башлыгы - Мөхәммәтов Ф.В., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы - Савинов Д.С., «Волга Агро» ҖЧҖ директоры - Нугаев А.Р.,
«Агро-Маркет - Сембер» ҖЧҖ директоры - Тюрин А.В., Т.ИПКА юристы - Выжлов А.С., Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы - Миндубаев М.Ф., районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Россельхозцентр белгечләре.