Янгын профилактикасы һәм юлда йөрү кагыйдәләре буенча тематик шөгыль

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елның 19 нчы февралендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Пантелеева С.А. социаль хезмәт алучылар өчен “Куркынычсызлык мәктәбе” кысаларында янгын профилактикасы һәм юлда йөрү кагыйдәләре буенча тематик шөгыль уздырды.

Чараның бурыч һәм максатлары: юл-транспорт травматизмын профилактикалау; юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту; юл йөрү кагыйдәләре билгеләрен һәм янгын куркынычсызлыгын профилактикалау.

Чара башында тәрбияче интернат-йортта яшәүчеләрне Спас районында ЮХИДИ инспекторы Фәсхетдинова З.Г. белән таныштырды.

Тәрбияче сүзне юл төзү тарихыннан һәм элекке вакыттагы юл хәрәкәтенең үзенчәлекләрен сөйләүдән башлады. Россиядә беренче юл 1722 елда Петр 1 боерыгы белән Мәскәү һәм Петербург арасында барлыкка килә.

Аннары тәрбияче хәзер юлларның нәрсә белән каплануы, тротуарлар, җәяүлеләр юлы турында сораулар бирде, тротуардан ничек хәрәкәт итәргә, юла аша ничек чыгарга, җәяүлеләргә боларны белү ни өчен кирәк? Шулай ук тәрбияче ЮХИДИ инспекторы белән берлектә юл хәрәкәтен көйләр өчен юл билгеләренең дә мөһимлеген аңлатып үтте. Әлеге юл билгеләре күрсәтмә картиналар ярдәмендә дә аңлатылды. Тәрбияче, кисәтүче һәм мәгълүмати-күрсәтүче билгеләр турында табышмаклар әйтте, өлкәннәр белән “Сез беләсезме?” бәйгесен уздырды, анда барысы да бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International