Спаслылар алкоголь базарында хокук бозулар турында Халык контроленә хәбәр итә алалар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

"Халык контроле"нә хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны туктатырга мөмкинлек бирәчәк. Һәм, шунысы мөһим, мондый хәбәрләрнең авторлары һәр расланган алкогольне законсыз җитештерү факты өчен матди яктан бүләкләнәчәк. Шактый күләмле - бердән алып өч мең сумга кадәр. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк: ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә / авторизацияләнергә / https://uslugi.tatarstan.ru Порталда теркәлү өчен uslugi.tatarstan.ru "Регистрация" кнопкасына басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм, галочканы тиешле кырга куеп, "Теркәлергә" төймәсенә басарга кирәк. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырларга кертергә кирәк.Алга таба «Халык контроле» бүлегенә кереп, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу факты расланган очракта, закон бозу турында хәбәр бирергә. Хәбәрнамәләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше». Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хокук бозу фактын раслаганнан соң, мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкарыла.

Шәһәр һәм район халкына үз шикаятьләребезне һәм мөрәҗәгатьләребезне Халык контроле системасына җибәрүне сорап мөрәҗәгать итәбез. Сезнең шикаятьләр каралачак!!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International