Болгарда «Кыш Батыр» фестивале узды

2020 елның 15 феврале, шимбә

Борынгы Болгар территориясендә "Кыш батыр" өченче кышкы фестивале узды.

Быел ул яңа форматта узды. Катнашучыларга үзенә күрә квест узарга кирәк иде. Биремнәрне үтәгән өчен катнашучылар баллар алды.

Антон Рачков III "Кыш батыр" спорт-интеллектуаль ярышлары фестиваленең абсолют җиңүчесе булды.

12-14 яшь категориясендә Егор Китайцев һәм Алинә Сәлимова иң яхшылар булды, 15-17 яшь категориясендә җиңү Вадим Марянинга һәм Алия Сәмигуллинага эләкте.

Барысы да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чыганак: "Яңа тормыш"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International