Бүген, 8 февральдә, Болгар ислам академиясе советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко катнашты.
Утырышта шулай ук Дагыстан Республикасы башлыгы Владимир Васильев, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары, Россия Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле Михаил Богданов һәм башкалар катнашты.