Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны берлектә кабул итү
2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны берлектә кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә бирү мөмкинлеге булачак.