Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге «Яшьләр социаль-икътисадый башлангычлары» россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар Бөтенроссия конкурсын үткәрә, «Минем ил - минем Россия», Россия регионнарын, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә катнашуга яшьләрне җәлеп итү максатыннан.
Конкурсның бер юнәлеше - «Минем авыл» номинациясе, ул Россиянең авыл территорияләрен һәм территориаль бергәлекләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган белем бирү оешмаларының студентлары, аспирантлары, яшь укытучылары һәм галимнәре конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашуга гаризалар 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турындагы нигезләмә белән www.moyastrana.ru сайтында танышырга була.
Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: +7(499)993-72-23, +7(926)469-62-17 (Турлаков Дмитрий Геннадиевич), шулай ук электрон адреска: orgkomitet@moyastrana.ru.