Турнир ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Ярышларда Спас муниципаль районында даими рәвештә теркәлүче шахмат һәм шашка яратучылар, 60 яшькә җиткән ир-атлар, 55 яшькә җиткән хатын-кызлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар 2020 елның февралендә Базарлы Матак авылында узган зона ярышларында катнашачаклар.