Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Спас районында гражданнарны кабул итте

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең Спас бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте. Депутатка үз сораулары белән 10 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар айлык акчалата түләүләргә, гражданнарның ташламалы категорияләренә дарулар керүгә, матди ярдәм күрсәтүгә һәм башкаларга кагылды.

Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов катнашты.

Шәһәрдә төзелә торган «Сошествия Святого Духа» гыйбадәтханәсе вәкилләре депутатка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр: храмда эчке бизәү эшләре өчен материаллар кирәк. Игътибар белән тыңлап, тәгаен нәрсә кирәклеген ачыклап, депутат хәбәр итте: «Миннән ярдәм булачак. Килеп карарбыз да, нинди формада ярдәм итәргә икән дип уйларбыз».

Шәһәрдә яшәүче бер ханым күпфатирлы йортта индивидуаль җылыту урнаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге хәлгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова аңлатма бирде. «Күп фатирлы йортны индивидуаль җылытуга күчерү өчен барлык йортларда яшәүчеләрнең ризалыгы кирәк. Гомуми җыелыш үткәрергә кирәк, бу йортта яшәүчеләрнең ризалыгы булган очракта, 2021 елга торак йортны программага кертү өчен Газлаштыру фондына гариза бирергә кирәк».    
Сигез мәсьәлә кабул итү барышында хәл ителде, икесе эшкә алынды. Һәр мөрәҗәгать буенча карарлар гариза бирүчеләргә җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International