Спас районы мәгариф бүлегендә йомгаклау киңәшмәсе узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 24 гыйнварында Спас муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәпләр филиаллары, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, Спас тармак технологияләре техникумы җитәкчеләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләре өчен «Спас районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль учреждениесе башлыгы Ермилин А.Н. һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов катнашында йомгаклау киңәшмәсе булды.

Мәгариф учреждениеләрендә «2019 елгы эш йомгаклары турында» докладын А.Н. Ермилин укыды, шулай ук киңәшмәдә: «җинаятьләрне профилактикалау чаралары турында» доклад белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Е.В. Палагина, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Н.А. Тюленева электрон хезмәт кенәгәләрен кертү турында сөйләде.

Савинов Е.В. Спас муниципаль районының барлык тармакларының 2019 елдагы эш йомгаклары һәм казанышлары турында доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук республика һәм муниципаль конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International