Йомгаклау киңәшмәләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас муниципаль районы буенча бүлегендә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында һәм Өчкүл авыл җирлегендә узды. Анда оешма коллективлары әгъзалары һәм җирлек халкы катнашты. 2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар турында фикер алыштылар, җитәкчеләр һәм башлык докладларын тыңладылар. Җыелыш ахырында Фәнил Әнвәр улы һәм Фәргать Вагыйз улы йомгак ясадылар.