"Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында «Мәктәп волейбол лигасы» муниципаль этабы кысаларында, гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында волейбол буенча район ярышлары узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Ярышларда егетләр командалары 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбе һәм -Антоновка урта мәктәбе, кызлар командалары 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбе, Антоновка урта мәктәбе һәм Ким урта мәктәбе катнашты.
 
Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урын-2 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урын-1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урын-Антоновка урта мәктәбе, кызлар арасында 1 урын - 2 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урын - 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урын - Ким урта мәктәбе.
 
Ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм волейбол инвентаре сатып алуга акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International