Саитова О.А. һәм Ковальчук И.А. педагоглары уздырган викторина барышында без балаларның әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен белдек. Викторинада катнашучылар әкиятләр турында табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары сурәте төшерелгән пазлылар җыйдылар, «Кемнеке әйбер?» һәм башка биремнәрне җиңел үтәделәр. Чара азагында викторинаның һәр катнашучысын «Әкият белгече» медале белән бүләкләделәр.