«Балалар иҗаты йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Максаты-укучыларны Россиянең тарихи үткәнен, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы чорындагы героик вакыйгаларны өйрәнүгә җәлеп итү юлы белән гражданлык-патриотик тәрбияләү .
 
Конференциядә шәһәр һәм районның алты мәгариф учреждениесеннән 10 укучы катнашты.
 
Укучылар төрле номинацияләрдә тикшеренү эшләрен якладылар: «Минем кече Ватаным», «Минем гаилә реликвиясем», «Иң яхшы экскурсовод», «Бөек Ватан сугышы уку предметы кысаларында».
 
Җиңүчеләрнең эшләре республика этабына Яр Чаллы шәһәрендә җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International