Болгарда Кыш бабай парады узды

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
Болгарның Үзәк мәйданында Кыш Бабайның традицион парады узды.
Бу Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай, Кар кызы һәм районның һәр авыл җирлегеннән, шулай ук шәһәрнең мәгариф учреждениеләреннән килгән әкият геройлары катнашты.
Узган еллардагы кебек үк, алар үз йөрешләрен «Дулкын» йөзү бассейныннан башлыйлар. Кыш Бабайлар һәм Кар кызларыннан тыш, шәһәр урамнары буйлап бәйрәм белән котлап, ел символы- тычканнар, әкияти урманда яшәүчеләр – Убырлы Карчык, Кыш, аю Һ.б. узды.
Шәһәрнең үзәк чыршысы янында, барлык җыелучыларны һәм бәйрәм кунакларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов сәламләде, барысына да сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек теләде.Аннары Кыш Бабай, тамашачыларны уртак бәйрәмгә җәлеп итеп, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Иске Рәҗәп, Кузнечиха, Иж-Борискино, Полянка, Урта Йорткүл, Ямбакты авылларындагы Кыш бабайлар әкияти ярдәмчеләре белән бергә татар, рус һәм чуаш телләрендә чыршы тирәли җыелучыларны котладылар. Кимнан килгән Кыш Бабай һәм аның ярдәмчеләре балалайка астында, барлык катнашучыларны да такмаклар белән котладылар.

Һәрвакыттагыча, күңел ачулар, шаярулар күп булды, бу бәйрәмгә тагын да күбрәк яңа ел кәефе һәм шатлык өстәде. Бәйрәм ахырында парадта катнашучыларның барысы да акчалата сертификатлар алдылар, ә теләүчеләр Кыш бабай белән бергәләп фотога төштеләр.

Чыганак: "Яңа тормыш"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International