3 нче гыйнварда узган ярышларда 2005-2006, 2007-2008 нче елгы малайлар командалары катнашты. Балаларыбызның якты, кызыклы уены җанатарларга, ата-аналарга, дусларга зур канәгатьлек китерде. Барлык спортчылар да тренер Постников В.Л һәм Постников Г. В. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Ярышларда 50 гә якын кеше катнашты. Барлык спортчылар да татлы призлар белән бүләкләнде.