2020 елның 1 гыйнварында әлеге истәлекле дата белән М.П. Харитонованы ТР Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С.И. Тюнёв котлады. Ул Мария Петровнага РФ Президенты В.В. Путиннан, Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга ветераннар советы рәисе Т.Н.Бурумова, Р.М.Вәлитов - Әҗмәр авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары кушылды.