2019 елның 30 нчы декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты коллективы барлык социаль хезмəт алучыларны якынлашып килүче Яңа 2020 ел белəн котлады

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Бəйрəм кичен үзенең котлавы белəн Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты директоры Костина Алевтина Владимировна ачып жибəрде.
Ул өлкəннəрне үзенең һəм хезмəттəшлəре исеменнəн якынлашып килүче Яңа ел белəн котлады! Аларга сəламəтлек, бəхет, озын гомер телəде. Чарада беркем дə күңелсезлəнеп утырмады. Чараны алып баручылар үзлəренең яхшы кəефлəрен бөтен залга бүлəк иттелəр.
Социаль хезмəт алучылар өчен əкият геройлары: үзенең дуслары белəн Убырлы карчык, кызы Акулька белəн Леший, Кыш Бабай һəм Кар кызы белəн очрашу кызыклы сюрприз булды.
Үтеп баручы елның символы "Дуңгыз" бар кешегə матур телəклəрен житкереп хушлашып китте,  аңа алмашка 2020 елның "Металл Күсе"се килде.
Йөзлəрендə елмаю балкыган өлкəннəр бик рəхəтлəнеп шигырьлəр сөйлəделəр, Яңа ел һəм чыршы турында жырлар башкардылар.
Социаль хезмəт алучыларга Дəүлəт Думасы депутаты Вəлиев Фоат Вəлиевичтан тəмле сюрприз - Яңа ел бүлəклəре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International