Белем бирү учреждениеләренең иҗади сәләтләрен үстерү, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру өчен шартлар тудыру буенча эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, 2019 елның 11 ноябреннән 20 декабренә кадәр «Кыш Патшалыгы»дип аталган кышкы мәйданчыкларның смотр-конкурсы үткәрелде.
Смотр-конкурста 8 мәктәп һәм 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты.
Конкурс нәтиҗәсендә җиңүче һәм призерлар билгеләнде.
I урын- "Иске Рәҗәп авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
II урын - "Гусиха авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
III урын - Болгар шәһәренең "Колосок "балалар бакчасы һәм " Родничок балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде:
1 урын өчен- 3000 сум, 2 урын өчен-2000 сум, 3 урын өчен - 1000 сум.