Киңәшмәдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Нугаева Мәйсәрә Мансур кызы һәм Захаров Константин Алексеевичка мактау грамоталары тапшырылды. 2020 елның 1 гыйнварыннан «Нурлат районара Пенсия фонды» бүлеге хокукларында» клиентлар хезмәтенең яңа җитәкчесе Әхмәтвәлиева Илсөя Садретдин кызын һәм Кызыл Бистә авыл җирлеге башлыгы Алиев Александр Владимировичны тәкъдим иттеләр.
Авыл җирлекләрендә Яңа ел бәйрәменә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны сыйфатлы уздырганнары өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А. Н.Вәлиәхмәтов Спас муниципаль районында 2019 елда спорт нәтиҗәләренә йомгак ясады.
Шулай ук районның узган атнадагы нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алыштылар һәм якындагы чорга эш планын формалаштырдылар.