«Татнефть Арена» боз сараенда ел саен үткәрелә торган республика Яңа ел чыршысы узды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Әлеге чара 25 декабрьдә бөтен Татарстаннан 8 меңнән артык бала җыйды. Спас районыннан 24 укучы катнашты. Аларны якынлашып килүче яңа ел белән республика президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республика чыршысының яшь кунаклары “Яшерен шәһәр эзләп” мюзикл-әкиятен карадылар, аның персонажлары татар әкиятләре һәм легендалары булды, шулай ук ак барс рәвешендә республика символы итеп рәсмиләштерелгән баллы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International