Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең йомгаклау утырышы булды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
 
1. Район территориясендә террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә эшчәнлек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 елга комиссиянең эш планын үтәү анализы.
 
2. Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрен, укучыларның кышкы каникулларын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында.
 
3. Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия утырышлары карарларын, 2019 елда Спас муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү нәтиҗәләре турында.
 
4. 2020 елга Спас муниципаль районының террорга каршы комиссиясе планы проектын карау.
 
Террорчылыкка каршы комиссия рәисе - Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В.Мөхәммәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International