Хөрмәтле Спас районы халкы, «Бердәм исәп-хисап үзәге - «Татэнергосбыт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзгәртеп кору процедурасы тәмамланды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Сезне хәбәр итәбез, 2019 елның 3 декабрендә «Бердәм исәп — хисап үзәге— «Татэнергосбыт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенә кушылу рәвешендә үзгәртеп кору процедурасы төгәлләнде.

01.01.2020 елдан «Татэнергосбыт» АҖ офисы кассаларын ябу планлаштырыла. Электр энергиясе өчен түләүне Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы, «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе бүлекчәләре, шулай ук теләсә кайсы банк офисларында һәм терминалларында башкарырга мөмкин булачак.

2020 елның мартында электр энергиясе һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен берләштерелгән түләү документын чыгару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International