Районның предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән «Эшлекле дүшәмбе» үткәрде

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе
Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
 
Үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын арада чаралар планы белән таныштылар.
 
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча координация эше комиссиясе утырышы булды.
 
Комиссия утырышында Спас муниципаль районы башлыгы, Спас муниципаль районы прокуроры, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары катнашты.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
 
1. Мәгариф учреждениеләрендә һәм “Спас үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе ачыкланган хокук бозулар турында - Спас муниципаль районы прокуроры Тимофеев Глеб Валерьевич.
2. Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш буенча алып барыла торган эш турында - Спас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Ермилин Александр Николаевич.
3. «Спас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә коррупциягә каршы көрәш буенча алып барыла торган эш турында - баш табиб вазыйфаларын башкаручы Исхаков Наил Зөфәр улы.
 
Аннан соң Фәргать Вәгыйз улы авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде.
 
Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы А.Н. Ермилинга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһановның рәхмәт хаты тапшырылды. Узган атнада район нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм якындагы чорга эш планын формалаштырдылар.
 
Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов Спас муниципаль районының крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белән «түгәрәк өстәл» форматында очрашу үткәрде.
 
Очрашуда Фәргать Вәгыйз улы район авыл хуҗалыгын үстерү, инвестицияләү, арендалау һәм җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International