Спас районында ике озын гомерле хатын-кыз 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе
2019 елның 15 декабрендә Спас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Е.А.Демьянов Елисованы М.М. һәм Евграфованы Е.А. 90 яшьлек юбилее белән котлады.
 
Мария Михайловнага һәм Екатерина Андреевнага РФ Президенты В.В. Путиннан һәм Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан котлау открыткалары, азык-төлек җыелмасы һәм чәчәкләр тапшырдылар. Шулай ук юбилярларны район ветераннар оешмасы рәисе Бурумова Т.Н., Өчкүл һәм Полянка авыл җирлекләре башлыклары Н.В.Емелюшина һәм Г.Г.Сибгатуллина, социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International