«Минем һөнәрем - минем киләчәгем» һөнәри юнәлеш бирү акциясе

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген, 2019 елның 6 декабрендә, Никольск авыл мәдәният йорты базасында «Минем һөнәрем - минем киләчәгем» һөнәри юнәлеш акциясе узды. Акциядә район авыл мәктәпләреннән (Никольск, Иске Рәҗәп, Ким, Бураково, Антоновка урта мәктәпләре) 119 тугызынчы-унберенче сыйныф укучысы катнашты.

Очрашуның максаты: авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру.

Балалар Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре һәм студентлар белән очраштылар. Пикмуллин Геннадий Васильевич (КДАУ доценты) һәм Шәрипов Делюс Ренат улы (КДВМА доценты) югары уку йортларының барлык юнәлешләр һәм профильләре турында, шулай ук югары уку йортларына керү имтиханнары турында сөйләделәр. Студентлар аграр университетта һәм Ветеринария медицинасы академиясендә белем алу ничек кызыклы һәм абруйлы булуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International