Татарстан Республикасы мөфтие Спас районы башлыгы белән Борынгы Болгарны үстерү планнары турында фикер алышты

2019 елның 6 декабре, җомга

Очрашу мөфтияттә узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән очрашты. Очрашу кысаларында җитәкчеләр Спас районы үсешенә, муниципаль органның мөхтәсибәт белән хезмәттәшлегенә, мәхәлләләр эшчәнлегенә бәйле берничә актуаль мәсьәләне карадылар. Әмма очрашуның төп темасы Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын алга таба үстерү буенча планнар һәм чаралар турында фикер алышу булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин борынгы Болгар шәһәрен республиканың гына түгел, илнең дә тарихи байлыгы дип атады. “Болгар - бай тарихи-мәдәни мирасы булган урын. Идел Болгары территориясендә 922 елда безнең ата-бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иттеләр. Бүген нәкъ менә Болгарда ислам академиясенең эшләве символик мәгънәгә ия, ул үзебезнең ислам дини мәктәбе традицияләрен яңартырга һәм гомумроссия мөселман мәгарифен үстерү үзәге булырга тиеш. Сүз уңаеннан, быел ук БИА Россиядә беренче Ислам фәннәре докторларын чыгарды, - дип билгеләп үтте мөфти хәзрәт. Әңгәмә барышында Россия һәм чит илләр мөселманнарының Борынгы Болгар истәлекле урыннарына, рухи-мәдәни һәйкәлләренә кызыксынуын җәлеп итү, бу урыннарны россиялеләр арасында популярлаштыру, эре күргәзмәләр, спорт уеннары һәм федераль әһәмияттәге башка массакүләм чаралар уздыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Камил хәзрәт искә төшергәнчә, «Изге Болгар җыены» ел саен Болгарда Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән мөселман җыя. Чыганак: islam-today.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International