Болгар шәһәрендә район мәдәният йорты базасында авыл яшьләре форумы узды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Форумны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Спас муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Спас муниципаль районының АМО җирле бүлекчәсе.
 
Форум «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
 
Котлау сүзләре белән Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Викторович Савинов, Спас муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Шувалова Диләрә Даниял кызы чыгыш ясады. Форумда Спас муниципаль районының АМО җирле бүлекчәсе рәисе Слепнёва Надежда Александровнаны - Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International