"Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2019" район бәйгесендә рус телле тәрбиячеләр арасында Кошкина Мария Валерьевна, “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе булды. Аның “Мин һәм минем тәрбияләнүчеләр татарча сөйләшәбез” темасына видеоролигы Арча шәһәрендә узган "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим " республика конкурсының читтән торып безнең районны тәкъдим итәчәк.
Икенче урынны «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе Давыдова Людмила Владимировна, өченче урынны «Родничок» балалар бакчасы тәрбиячесе Мамонова Евгения Эдуард кызы яулады. Баскакова Елена Александровна, «Антошка» һәм Яхина Юлия Ренат кызы «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе конкурсның иң актив катнашучылары булдылар. Конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар һәм призлар бирелде.