«Без бергə күбрəк тə булдырабыз»

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 4 нче декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Бөтендөнья инвалидлар көне"нə багышланган "Без бергə күбрəк тə булдырабыз" дип аталган чара узды, анда тəрбиячелəр Михеева И.Н. һəм Яквличева В.М. житəкчелегендə Болгар санатор интернат-мəктəбе укучылары да катнашты.
Əлеге чараның максат һəм бурычлары: өлкəннəргə карата игътибарлылык, мəрхəмəтлелек тəрбиялəүне дəвам итү, балалар башкаруындагы жыр, шигырь һəм биюлəр аша социаль хезмəт алучыларның күзаллавын үстерү.
Чара башында интернат-йортта яшəүчелəр өчен котлаулар, шигъри формада дуслык, мəрхəмəтлелек турында шигырьлəр, жырлар яңгырады, соңыннан  уен формасында бер-берсенə матур комплиментлар һəм телəклəр əйтеп,  өлкəннəрне жилəк-жимеш белəн сыйладылар, əлеге бирем йорт жылысын хəтерлəтте.
Аннары интернат-мəктəптə тəрбиялəнүчелəр милли костюмнар киеп биюлəр, əнилəр турында  жырлар башкардылар.
Чара ахырында балалар өлкəннəргə озын гомерлəр телəп, истəлек өчен фотога төштелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International