Болгар шәһәрендә «Олимп» «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе базасында Спас муниципаль районының өлкән буын ветераннар (пенсионерлар) арасында «Актив озын гомер өчен» район Спартакиадасы булып узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Спас муниципаль районы Башлыгы Ф. В. Мухаметов, Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А.Н. Вәлиәхмәтов, Спас муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Т. Н. Бурумова чыгыш ясадылар. Ярышлар түбәндәге төрләр буенча узды: күңелле стартлар (кул белән алып бару, кәшәкә тубын алып бару, аяк өстендә тупны алып бару, эскәмиядә утыру, баскетбол кәрҗиненә штраф салу), пневматик винтовкадан ату, дартс буенча ярышлар, гомуми физик әзерлек. Ярыш нәтиҗәләре буенча Никольский авылы җирлеге командасы 1 урынны, район эчке эшләр бүлеге командасы 2 урынны, район үзәк хастаханәсе командасы 3 урынны алды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International