Иртәнге сәгать җидедә Болгарда 2020 елга гражданнарга үзара салым буенча тавыш бирү өчен барлык 10 участок ачылды.
Иртәдән сайлау участокларына эш көне булган кешеләр – медицина хезмәткәрләре, сакчылар, котельныйлар операторлары, сәүдә хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм башкалар ашыкты.
Үз сайлау участогына беренчеләрдән булып район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов килде. Тавыш биргәннән соң, ул комиссия әгъзалары белән аралашты, аларга уңышлар теләде.